Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахматчылар сөендерә

Саба районы Лесхоз урта мәктәбендәурманчы нургали Миңнеханов истәлегенә традицион республикакүләм шахмат ярышлары үтте.

Әлеге ярышлар 1нче класс hәм яшьрәк балалар, 2-6, 7-11класс укучылары һәм зурлар арасында оештырылды.Турнирда Мамадыш,Кукмара шәһәрләреннән дә уенчылар катнашты. Әлеге ярышларда безнең районнан Дилә Закирова (Балтач балалар бакчасы), Зифа Корбанова (Бөрбаш балалар бакчасы), Раил Мәрдәнов (Кариле балалалар бакчасы), Әмирхан Хәйруллин, Данил Закиров(Балтач гимназиясе), Азат Хөрмәтуллин (Салавыч лицее) катнаштылар. 2-7класслар арасында Данил икенче урында калса, иң югары күрсәткечкә Азат Хөрмәтуллин иреште, ул 7-11класслар арасында 1нче урынны яулады. Шулай ук Раил Мәрдәнов иң яшь уенчы буларак бүләкләнде.Үзенә 5яшь кенә булуына карамастан, 6 мөмкинлектән 3очко җыеп, күпләрне сокландырды. Райондашыбыз, Салават Габдрахмановның 30 уенчы ир-егетләр арасында 1нче урынны алуы да матур күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат