Кичә-бүген ямьле Кара күл буенча районыбыз мәктәпләре укучылары бергәләп туристик слетта катнаштылар.
Түгәрәк эшчәнлеге тулы көченә алып барылган мәктәпләрдән килгән отрядлар аерылып тор: аларныӊ тору урыннары да дөрес җиһазландырылган, киемнәр дә үзгә, палаткалары да тиешенчә урнаштырылган. Төнлә явып киткән яӊгыр да куркытмаган укучыларны, турист кеше яӊгырда чыныга гына ул, диләр алар.
Нет комментариев