Хезмәт

Сәйдәш шахмат ярышында чемпион

22 нче май көнне Яшел Үзән шәһәрендә 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында шахмат турниры узды.

Турнирда Мари Иленең Йошкар-Ола, Медведево шәһәрләреннән, Әтнә районыннан, Казаннан уенчылар бар иде. Ярышларда безнекеләр дә үз көчләрен сынап карады. Бөрбаш урта мәктәбенең 1 нче класс укучысы Әмир Абдрахманов 3 нче урынга лаек булды. 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Балтачтан Сәйдәш Камаловка тиңнәр булмады. Кечкенә генә булуына карамастан матур уен күрсәтеп чемпион калды, дип хәбәр итә тренеры Ландыш Гарифуллина.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: