Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тагын көрәштек....

Кызык хәзер, һәр ярыш алдыннан нидер чыгып тора тагын. Бу ярышлар алдыннан да шулай булды. Ярышларыбыз алдыннан Казанда авыл хуҗалыгы министрлыгы ярышларында сөлгене бәйләп көрәштергәнлектән безнен ярышларга да бер яңалык керде дә куйды.

27 нче мәртәбә узды, Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышлары. Ярышларыбызга районыбызның  15 төбәгеннән килгән 69 көрәшче  60, 65, 70, 75, 85, 100, 100 килограммнан югары үлчәү  авырлыкларында бил алыштылар.

Кызык хәзер, һәр ярыш алдыннан нидер чыгып тора тагын. Бу ярышлар алдыннан да шулай булды. Ярышларыбыз алдыннан  Казанда авыл хуҗалыгы министрлыгы ярышларында сөлгене бәйләп көрәштергәнлектән безнен ярышларга да бер яңалык керде дә куйды. Республикада  шулай көрәшкәч, без ничек икенче төрле көрәшеп ятабыз инде... Бу  яңалыкны төрле кеше төрлечә кабул итте. Иң беренче, тренерлар  арасында “ярышны оештыручылар бу адымга барырлар микән” дигән фикерләр тудырса, җанатарлар арасында “инде татар көрәшен дә бозып бетерделәр “ дигән фикерләр яңгырады. Шулай да, барыбер республика шартларына яраклашырга туры килде. Чыннан да , татар көрәшенә битараф булмаган һәр кешегә уйланырга җирлек тудырды , ярышларыбыз. “Нишләтеп бетерәләр  инде бу татар көрәшен, ярыш саен бер яналык кертеп, хөкемдарлар, көрәшчеләр шуның эчендә кайнап,  үзләре дә буталып бетте, ахры. Ниндидер бер чиге булырга тиештер инде. монын”-, дип үз фикерен белдерде, ярышларыбызның һәркайсын тамаша кылучы җанатарыбыз Фагыйл  Шәфигуллин. Шулай да, узенең оешканлыгы, камиллеге белән күпләрнең куңеленә кереп калырлык булып узды, ярышларыбыз.

Аннан, район башлыгының ярышка команда туплап алып килә алмаган җитәкчеләрне  ярыш башлангач узенә җыеп алуы да, җитәкчеләр өчен  киләчәккә “сабак” булгандыр, ахыры. Инде мин , язмамны да республика  шартларына яраклашу  дигән фикер белән башлаган идем, бу урынга килеп җиткәч, тагын бер кимчелегебез ачылды. Танылган көрәшчеләребезнең үз туган авыллары өчен көрәшмичә, башка авыл өчен көрәшеп ятуы, бер дә безне бизи торган күренеш түгел инде. Моны  бит инде, бары тик җитәкчеләрнең битарафлыгы белән генә аңлатып буладыр. Шуңа да, ярышларның кайбер мизгелләре, күңелдә ниндидер бер кәнагәтьсезлек калдырды.  “Сатылганнар мени.., хәер, алар күбрәк түлидер.” дигән фикерләр дә күп яңгырады, бу көнне, җанатарлар арасында. Исемнәрен атап торасым килмәде, киләчәктә  бу хәлләр кабатланмас инде  дигән фикердә генә  каласы килә.  

Каты бил алышты, егетләребез. 65 килограмм үлчәү авырлыгында көрәш аеруча кискен барды. Беренче урынга дәгъва кылучы Илдан Әхмәтхановның өченче урынга калуы, Дамир Ишморатовның аны келәмгә салуы, Нурфат Шәфигуллинның чемпион калуы купләр өчен көтелмәгән хәлләр булды. Районыбызның “спорт министры“ –  спорт остасы Рөстәм Заһидуллинның һәр көрәшне бөтен нечкәлеге белән  комментарияләп  баруы, көрәшебезгә аерым бер матур төсмер бирде.

Команда беренчелегенә килсәк, быел күчмә Кубокны яңгуллылар үзләреннән ычкындырдып, икенче урынга калдылар. Команда башлыгы-Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахмановның  көтмәгәндә генә  авыл җирлеге башлыгы итеп куелуе нык тәэсир ясады, ахыры. Кубок Арборга китте.Өченче урынга исә, “Татарстан” җәмгыяте көрәшчеләре лаек булды. Бу җирлекнең уңышлары  да соңгы вакытта аеруча тантана итә башлады. Җитәкче Айнур Нотфуллин белән  тренер Алмаз Галиевларның  уртак  тырыш хезмәт “җимешләре “инде, бу. Тимирязев исемендәге хуҗалык көрәшчеләренең дүртенче урынга калуы да көтелмәгәнрәк хәл булып чыкты, безнең өчен. Ни булса да, рәхмәт узләренә. Районыбызда көтеп алына торган, тарихта гына калган Октябрь бәйрәмнәрен безнең куңелләребездә яңартып матур бәйге оештыручы  бердәнбер хуҗалыгыбыз ул безнең. Тагын бер кат олы иһтирам белән баш иябез, бу хуҗалык җитәкчеләренә.

Менә алар, Татарстан беренчелегенә сайлап алу ярышларының җиңүчеләре:

60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында - 1.Руфил Хәбибуллин /Борнак/ 2.Айнур Галимуллин /Яңгул/ 3.Максим Прокопьев /Арбор/.

65 кг.да - 1.Нурфат Шәфигуллн/Шеңшеңәр/ 2.Дамир Ишморатов /Салавыч/ 3.Илдан Әхмәтханов /Яңгул/.

70 кг.да - 1.Илназ Минмуллин /Арбор/ 2.Илнар Муллахмәтов /Яңгул/ 3.Илгизәр Галимуллин /Смәел/ 

75 кг.да - 1.Максим Максимов /Арбор/ 2.Фәнзил Шакиров /Арбор/ 3.Илдар Абдуллин /Норма/.

85 кг.да - 1.Айрат Хәйруллин /Яңгул/ 2.Рамил Зәйнетдинов /Норма/ 3.Салават Әсхәдуллин /Арбор/

100кг.да - 1.Рәдис Сәмигуллин /Арбор/ 2.Илсаф Рәфыйков /Яңгул/ 3.Марат Әхмәтҗанов /Салавыч/.

100 кг.нан югарыда - 1.Булат Вафин /Арбор/ 2.Дилүс Сабиров /Салавыч/ 3.Айнур Ганиев /Норма/.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш