Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарча көрәш Балтачка кайтты

Балтач — батырлар, көрәшчеләр төбәге...

Балтачта татарча көрәш буенча күптән көтелгән ярыш узды. Статусы буенча түгел, бәлки Балтачта узуы буенча көтелгән бәйге иде ул. Яшь категориясе дә күпләрне үзенә җәлеп итә.

Әйе, Балтачта республика күләмендә көрәш бәйгесе уздыру зарурлыгы турында күптән сөйләп-әйтеп килдек. Ни өчен? Беренчедән, Балтач — батырлар, көрәшчеләр төбәге. Бу факт белән бәхәсләшүчеләр күп булмас, мөгаен. Икенчедән, биредә көрәшне яраталар. Әнә, ел дәвамында ошбу районда узучы ярышларның нинди зур дәрәҗәдә, оешканлык белән үтүе һәм анда тамашачыларның да күп булуы турында яза килдек.

Үзебезнекеләр

Ниһаять, быел 19-21 яшьлек егетләр арасындагы республика беренчелеген Балтачка ышанып тапшырдылар. Биредә көрәш буенча республика ярышлары моннан 18 ел элек узган икән. Вакыт шактый узса да, көрәшкә мәхәббәт тә, аны ярату һәм үз итү дә элеккечә биредә. Кем ничектер, шәхсән үзем районда көрәш рухын бистәгә керер алдыннан ук — шушы ярышка чакырып торган банерны күрү белән тойдым. Бистә эчендә дә берничә иде ул. Маршруты да кызыклы: турнир узачак «Балтач» спорткомплексына кадәр үзенә күрә юл күрсәткеч вазифаларын үти иде алар. Машинадан төшеп, кая, ничек барырга кирәклеген сорап та торырга туры килмәде. Афәрин!

«Балтач»ка килеп җитүгә «гаишник»ларны күрдем дә, мөгаен, зур түрә киләдер, дип уйлап куйдым. Үзләре ягымлы, тегендә керергә ярамый, монда юл юк дип тупас кына җавап бирмиләр, ә чын мәгънәсендә хәерхаклы булып, машинаны кая куярга кирәклеген күрсәтеп торалар. Үзеннән үзе мәгълүм мульфильмдагы игелекле, матур күңелле «Дяда Степа» искә төште. Ә түрәләр дигәннән, юк, әллә ни зур начальниклар күренмәде үзе. Бар да үзебезнекеләр. Хәлил Шәйхетдинов, район башлыгы Рамил Нотфуллин, Равил Ногуманов, Фаил Әхмәдиев… Әлеге үз егетләребез өчен махсус маршрутлар да, башкаларның хәрәкәтен чикләү дә кирәкми. Киресенчә, бу очракта гади автомобильчеләр үзләрен министрлар-главалардай хис итмәдеме икән әле:)

Машиналар дигәннән, күбесендә көрәшче егетләр үзләре килгән иде. Ни әйтсәң дә, 19-21 яшьтә хәзер күпләрнең «тимер атлары» бар. Моннан берничә ел элек кенә әле бу яшьтәге егетләр өчен аерым турнир уздырылмый иде. Шул вакытта күп кенә тренерларның көрәшче егетләр өчен бик мөһим яшь бу, дигәннәрен хәтерлим. Күпләр әле ир-егетләр арасына кереп китә алмый, сына, ватыла, ахыр чиктә, көрәштән читләшә башлый. Димәк, бәйгенең актуальлеге дә сорау уятмый. Уздыру вакытын уйлап бетерәсе бардыр, әлбәттә. Чөнки кемнеңдер сессия, кемдер бәрәңге утырта…

«Балтач» эченә килеп кергәч тә рәхәт. Бу төбәк кешеләре үзләренә хас ягымлылык, гадилек һәм самилелек белән килеп эндәшә, сөйләшә, татарча аралаша. Айдар Хәйретдинов (аның белән интервьюны алдагы язмаларда укырга мөмкин булачак), Ринат Хәйретдинов, «Идел» журналының якын дуслары Вакыйф Зәкиев, Нурзада Сәмигуллиннар, Рөстәм Заһидуллин, Илдар Зарипов, Инстаграм Батырлары Рушан һәм Рөстәм Зариповлар… һәм башка бик күп көрәшче һәм көрәш дуслары белән аралашу җанга якын. Залга район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин килеп кергәч тә, аның белән дә аралашып алырга булдым.

«Өметле яшьләребез күп»

Рамил Рәшитович, Балтачны көрәшсез күз алдына китереп буламы? — дип сорауны маңгайга бәреп бирермен дигән идем, «глава»ның җавабы киресенчә, мине «бәреп екты».

Балтачны гына түгел, безнең республиканы, татар халкын милли көрәштән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әлбәттә, Балтач — ул көрәшчеләр төбәге. Әлбәттә, төрле чаклары булды. Әнә, Муса Җәлил турнирын гына да 13 тапкыр откан район бит без! Аннан бераз сүлпәнлек тә булып алды. Шөкер, бүген инде хәлләр уңай якка үзгәреш кичерә, федерация алып барган барлык ярышлар буенча рейтингта да беренче өчлектән төшкән юк, быел беренче урынны алу максатын куеп эш алып барабыз.

Ә «теге» заманнардагы уңышны кабатларга нәрсә комачаулый?

Ул замандагы көрәш белән бүгенгесен чагыштыру бик авыр нәрсә. Заман гел үзгәреп тора бит. Хәзер инде башка районнар да бик нык әзерләнә башлады, гомумән, көрәшкә мөнәсәбәт үзгәрде, көндәшлек көчәйде. Ләкин, әйткәнемчә, төрле чаклар булса да, Балтач командасының бик үк аска тәгәрәгәне юк. Айдар Хәйретдиновларга менә дигән алмаш, өметле яшь егетләребез үсеп килә. Илнар Муллахмәтов, бертуган Әхмәтхановлар, Рәдис Сәмигуллин, Айрат Хәйруллин, Салават Әсхәдуллин кебек көчле яшь батырларыбыз бар. Аннан килеп, район күләмендә балалар һәм яшьләр өчен уза торган уннан артык турнирларыбыз да үз ролен уйный. Республика күләмендә алдынгы урыннарда калган егетләрне зурлау, әзерлектә тоту, шартлар тудыру кебек эшләрне зур теләк белән башкарабыз. Мин үзем дә көрәшне бик яратам, көрәшче дусларым күп, ярышларда, Сабан туйларында матур алымнарга мөккибән китеп утырам.

Ә үзегез көрәштегезме?

Юк, минем үземә көрәшергә туры килмәде. Мин Сабан туйларында ат чабышларында катнаша идем, күп кенә җиңүләрем дә булды, хәтта район күләмендә дә беренче урыннарны яуладым. Ат спорты дигәннән, районда әлеге юнәлеш буенча да актив эш алып барабыз. Кичә генә бер атыбыз республикада беренче урынны алып кайтты. Чаңгы спортын, мини-футболны, хоккей ярышларын бик яратабыз.

Инде ярышларга килсәк, анда 28 командадан 200дән артык көрәшче бил алышты. Араларында берничә ел дәвамында яшьләр арасында республика һәм Россия беренчелекләрендә җиңү яулаганнар да, олылар арасында да үзләрен күрсәтергә өлгергән батырлар шактый иде. Әйе, андыйлар да бар, алар инде акрынап көрәш дөньясында үз урыннарын тапкан, аннан читләшмәс тә, китмәс тә дигән өмет бар. Ләкин күпчелек барыбер олылар арасына ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә керә алмаган көрәшчеләр. Бу турнир алар өчен икеләтә әһәмияткә ия.

Радик Сабиров

Гөлназ Мостафина фотолары

"Идел" журналы

http://idel-tat.ru/tatarcha-k-r-sh-baltachka-kajtty/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш