Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстанда берьюлы биш яңа спорт объекты ачылачак

Финанслауның гомуми суммасы 1 млрд. сумнан артык тәшкил итте, акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде.

16 декабрьдә Татарстанның биш районында тантаналы рәвештә ике ябык боз шугалагы һәм өч универсаль спорт залы ачылачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лаеш бистәсендә беренче ябык боз сарае барлыкка киләчәк, анда яшәүчеләр тимераякта шуа һәм хоккей белән шөгыльләнә алачак. Шундый ук спорт объекты Балык Бистәсе районында ачылачак.

Осиново бистәсендә, Сарман һәм Мамадышта универсаль спортзаллар ачылачак, анда мини-футбол, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Спорт комплекслары көн саен 400 дән 700 гә кадәр кешене кабул итә ала.

Финанслауның гомуми суммасы 1 млрд. сумнан артык тәшкил итте, акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде.

2018 елдан республикада спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән максатчан программа эшли. Соңгы ике елда шәһәр һәм районнарда ике боз сарае, сигез бассейн һәм җиде универсаль спорт залы барлыкка килде инде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт корылмалары