11 - 13 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең "Юность" лагерында мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында шашка һәм шахмат ярышлары буенча Татарстан чемпионаты булып узды.
Район һәм шәһәрләрдән җыелган 11 команда арасында рус шашкасы ( 64 ) һәм Халыкара шашка ( 100) тактасында уйнап, Чулпан Габделганиева - 1 урын , шулай ук Айгөл Газизуллина - 3 урын яулап кайттылар. Спортчылар әлеге ярышка оештырып җибәргән өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга, тренер Фагыйль Гайнетдиновка олы рәхмәтен җиткерә.
Нет комментариев