Тиздән! Бик тиздән!
Спорт

Тиздән! Бик тиздән!

22-23 декабрь көннәрендә Балтач муниципаль районы башлыгы призына көрәш ярышлары булачак.

Районда егерме өченче мәртәбә үткәрелүче әлеге бәйге татар-башкорт көрәшен җәелдерүне, районыбыз көрәшчеләренең осталыкларын үстерүне, сәламәт яшәү рәвешен үз эченә ала һәм “Ватаным Татарстан” газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил призына узучы дәрәҗәле ярышларга баһадирларны барлауга нигез булып тора.

Ярышларның тантаналы ачылышы 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышлар 60 , 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 и 100кг. кадәрге үлчәү авырлыкларында уза. Ир-егетләребез яңа кагыйдәләр нигезендә көрәшәчәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


көрәш

Нет комментариев