Төмән шәһәрендә Бөтенрәсәй авыл уеннары бәйгесендә балтачлылардан торган Татарстан командасы икенче урынны яулады.
Райондашларыбыз Төмән шәһәрендә Бөтенрәсәй авыл уеннары бәйгесендә уңышлы чыгыш ясыйлар, нәтиҗәләр дә яхшы булса иде, дип бүген көне буе Татарстан данын яклаучы Балтач командасы өчен җан аттык.
Нәтиҗәләр үзен озак көттермәде, райондашыбыз, Сосна авылы кызы Габдрахманова Гүзәл Төмән шәһәрендә Бөтенрәсәй авыл уеннары бәйгесендә механизаторлар ярышында өченче урынны яулады дигән сөенечле хәбәр килеп иреште! Афәрин, Гүзәл! Булдырдың!
Шул арада Гүзәлне бүләкләү видеосы да килеп иреште Төмән якларыннан. Сосна кызы Гүзәл Габдрахманованы бүләкләү тантанасы.
Ниһаять Төмәндә ярышлар тәмамлангач, техникада көч сынашуда балтачлылардан торган Татарстан командасы икенче урынны яулавы билгеле булды. Рәхмәт Сезгә!!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев