Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тыйнак, гади, булдыклы...

Районыбыз спорт өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шуларның яратып уйнала торганнарының берсе – шахмат, шашка.

Балалар бакчасыннан ук шахмат, шашкага мәхәббәт тәрбияләп, аларның зур җиңүләренең төп сәбәпчесе, һәрчак олы терәге булган Ландыш Гарифуллина исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Ул ел әйләнәсе хезмәттә дисәм һич арттыру булмас, чөнки аның өчен сезон дигән төшенчә юк. Гел ярышлар, шөгыльләр, дусларча очрашулар аның гади эш көннәре санала.

Ландыш Василовна – үз эшенең остасы. Ул бик күп балаларга үзләрен шахмат, шашка өлкәсендә табарга ярдәм итте. Ландыш аларны бик сабыр гына, гади итеп шахмат уйнау нечкәлекләренә төшендерә. Балаларны аңлый, аларга якын килә белә. Аның укучылары, авыл, район белән генә чикләнми, республика, чит өлкәләргә чыгып та танылу алалар. Ландыш үзе дә кечкенәдән шахмат белән "җенләнеп" үскән. Бала мәгълүматны кечкенә чагында ныграк сеңдереп кала, кызыксынуы көчле була дигән фикердә ул.

– Иң куандырганы шул, районда шахмат фанатлардан тора. Шулай булмаса, моның кадәр җиңүләр яулап та булмас иде, – ди тренер.

Ә ярышларга килгәндә, анда бару өчен иң беренче чиратта матди якны кайгырту кирәк, юл проблемасы, транспорт табу мәсәләсе дә еш кын а аяк чалырга мөмкин. “Бу нисбәттән, әти-әниләрнең булышлыгы безгә бик зур ярдәм. Балаларны кайда, кая илтәсе бар, авырсынмый, минуты-секунды белән хәл итәләр. Менә шундый теләктәшлектә эшләгәч, җиңүгә омтылыш та, теләк тә икенче була”, дип олы ихтирамын ирештерә тренер әти-әниләргә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат