Ветеран хоккейчыларыбыз Мамадышны җиңеп, кукмаралылар белән очрашуга әзерләнә
Спорт

Ветеран хоккейчыларыбыз Мамадышны җиңеп, кукмаралылар белән очрашуга әзерләнә

Балтач хоккей командасы ветераннары төңге хоккей лигасында (НХЛ) уңышлы гына чыгыш ясап килә.

3 декабрь көнне алар Мамадыш командасын 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Алдагы уен принципиаль көндәш белән булачак, ул - Кукмара ветераннары. Уен 9 декабрь көнне Арча боз сараенда 13:00 сәгатьтә үтәчәк. Хоккей сөючеләрне көтеп калабыз.


Эльвина Вәлиева.

Автор фотосы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


хоккей

Нет комментариев