Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңалыкларга омтылып - 2 (Ахыры)

Картинг турында сүз чыккан икән инде, аның хакында аерым язып китми мөмкин түгел.

Картинг турында сүз чыккан икән инде, аның хакында аерым язып китми мөмкин түгел. Биредә утыз елдан артык инструктор булып Фәнис Хәйруллин эшли. Фәнис абый мәктәп укучылары белән уртак тел табып, кирәк чакта кырыслык күрсәтеп, кайчак аларның күз яшьләрен сөртеп, әти-әниләредәй юатучы шәхес ул. Аның осталыгы турында артык сүз сөйләп тору кирәкмидер дә. Моннан дистә еллар элек анда шөгыльләнгән әтиләр бүгенге көндә үзләренең ул һәм кызларын йөртәләр аңа. Картчылар ДОСААФның бер гаражында шөгыльләнәләр, ул җылытылган һәм шунлык белән биредә көннәрнең салкын вакытында да рәхәтләнеп эшләп, машина төзекләндереп була. Ә менә картодром булмау үзен сиздерә. Егетләр һәм кызлар машина йөртү күнекмәләрен үтә алмыйлар. Алай да безнекеләр сер бирә торганнардан түгел, ярыш саен урыннар алып, җиңүләренә ихластан сөенеп, без Балтач командасы дип күкрәк киереп йөриләр. 1 ноябрь көнне Кукмарада үткән ярышта да Балтач ДОСААФы егет-кызлары уңышлы чыгыш ясап, төрле урыннар алуга иреште. Бертуган Диләрә һәм Данияр Гарифуллиннар бер ярыштан да җиңүсез кайтмыйлар. Менә бу юлы да Диләрә - 3 урынны, Данияр 2 урынны алуга иреште. Вәлиәхмәт Хәкимов та җиңүләре аша укучыларыбызга яхшы таныш, бу юлы да ул җиңүчеләр рәтендә иде. Азга гына калышып, Вәлиәхмәт икенче урынга лаек булды. Афәрин, кызлар-егетләр!
Район үзәгендә урнашкан әлеге оешмага килми калучы райондашларыбыз юктыр инде. Һәркем биредә укып белем ала, укытучыларның һәм мастерларның тырышлыгын күреп, еллар үткәч тә аларның өйрәткәннәрен исләренә төшерә. “Яшел” килеш руль артына кереп утырсаң да, биредән инде син үз-үзеңә ышанган шофер булып чыгасың һәм бу – иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев