Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ярышлар көтелмәгән борылыш алган (+фото)

Милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васил Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә 11нче мәртәбә уздырылучы ярышларның нигезләмәсенә берникадәр үзгәрешләр кертү, бөтен нәрсәне «бозды»да куйды. Бу хәл аркасында, гомер бакый гел беренче-икенче урыннарны биләүче Яңгул, Смәел мәктәпләре командалары бу юлы беренче өчлеккә эләкми дә калдылар.

Һичуйламаганда, бернинди яклаусыз, тартусыз келәм хуҗалары җиңү тәмен татыды. Алар артыннан, бар җиһанны шаккатырып, Бөрбаш көрәшчеләре икенче урынны яулады. Өченче урынга исә,Чепья малайлары лаек булды. «Бу хәл безнең өчен аеруча куанычлы. Менә бит, нинди үзгәрешләр кичерәбез». Үзенең туган авылы Бөрбашта көрәшнең сүнә баруына бик борчыла башлаган иде, соңгы вакытта үзебезнең «спорт министрыбыз» Рөстәм Заһидуллин. Чыннан да, республикабызның милли көрәшенә нигез салган авыл өчен аның борчылуы бик урынлы иде. Соңгы вакытта бу авылга тренер итеп Илшат Корбановны куйгач, хәлләр күзгә күренеп үзгәрә башлады бит. Менә дигән егетләр килеп чыга башлады, бу төбәктән. Инде кайбер егетләре республикакүләм танылу да ала башладылар. Бу турыда газетабыз битләренә әледән-әле язып кына торабыз. Бөрбаш димәктән, тагын бер шундый төбәгебез барлыкка килде безнең соңгы араларда. Әле дә үзе бил алышучы, Норма авылы егете Рамил Зәйнетдинов үзе укыта торган Кече Лызи мәктәбендә удмурт егетләре белән «уйнап» кына башлаган хезмәтләре үзенең җимешләрен бирә башлады. Кайсы гына ярышны алма, аның егетләрен призерлар арасында күрергә күнегеп киләбез, хәзер. Димәк,нәтиҗә нинди? Балаларны оештыручы, үз артыннан ияртүче генә кирәк икән. Аннан инде иганәчеләребез тырышлыгына да сокланмый мөмкин түгел.Шушы ярышлар өчен быел алынган Кубокны республика ярышларында да бик сирәк күрәбез без. Шушы ярышларны төп финанслаучыбыз Илшат Шакиров ярышлар вакытында үзе Кытайда булып, ярышларыбызны тамаша кыла алмаса да, телефон аша элемтәгә кереп, ярышларыбызның ничек узуы турында кызыксынды. Менә бит, нинди көрәш җанлы, игелекле безнең кешеләребез. Шушы уңайдан, күпсанлы рәхмәтләребезне Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафиловка, шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәриповка, Наил Рәхимҗановка, Алмаз Сәләховка, Илнар Миңнебаевка да юллап калабыз. Алар үрнәгенә ияреп, Балтачтан Вакыйф Зәкиев, Илшат Галимуллин, Шеңшеңәрдән Альберт Миңнеханов, Нормабаштан Илдар Зарипов балаларның да, ярышны оештыручыларның да күңелен күрергә өлгерделәр. Альберт Алимас улы бик кыйммәтле, зиннәтле китапларын Васил Габделхәй улы династиясенең бүгенге көндә иң кече дәвамчысы булган Кәрим Гарифуллинга, ярышларны оештыручыларның берсе булган Нурзада Сәмигуллинга тапшырды. Смәелдән бу көнне Фәһим Мөхәммәдиевны да туган көне белән котлап киттеләр. Мәрхүм үзе Норма мәктәбен 13 ел җитәкләгән шәхес булгангамы, биредә ярышларны бөтен хәстәрен күреп оештыралар. Җыр-моң белән башланган ярышларыбыз «җырлап»уза да китә. Ярышларга быел 106 көрәшче килгәнлектән, өч үлчәү авырлыгында балаларны «олимпия» системасы белән дә көрәштерергә туры килде.Тамашачы, көрәшче белән тулы залда энә төшәрлек тә урын калмады. Инде, 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында җиңүчеләребез белән танышып узыйк. 24 кг.га кадәр: 1. Фарис Гомәров /Нөнәгәр/ 2.Солтан Хакназаров /Яңгул/ 3.Әдел Морадыймов /Бөрбаш/. 27 кг. 1. Раил Сибгатуллин /Яңгул/ 2. Кәрим Гарифуллин 3.Ислам Хәкимҗанов /икесе дә Нормадан/. 30 кг. 1.Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/ 2. Ислам Йосыпов /Чепья/ 3. Илдан Әүхәдиев /Арбор/. 35 кг.1. Ленар Әүхәдиев 2.Әлфис Галимов /икесе дә Бөрбаштан/ 3. Инсаф Идиятуллин /Норма/. 40 кг. 1. Рәнис Зарипов 2.Әмир Гыйльмуллин /икесе дә Балтачтан/ 3. Никита Чернов /Чепья/. 45 кг.1.Алмаз Галләмов /Арбор/ 2. Булат Яруллин /Малмыж/ 3. Эмиль Фәйзрахманов /Чепья/ 50 кг.1. Рәшит Бариев /Салавыч/ 2. Фирдүс Зәкиуллин /Смәел/ 3. Ранил Әүхәдиев /Бөрбаш/ 55 кг. 1. Айрат Тимербаев /Бөрбаш/ 2.Тимур Зайцев /Нөнәгәр/ 3.Никита Васильев /Норма/. 60 кг.1. Әдел Фазылҗанов /Норма/ 2. Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/ 3.Иван Прокопьев /Чепья/ 65 кг.1.Илгизәр Галимуллин /Смәел/ 2.Эдуард Петухов /Куныр/ 3. Альмир Гафуров /Бөрбаш/ 70 кг.1.Ранил Камалов /Нөнәгәр/ 2.Андрей Кожевников /Кече Лызи/ 3.Фирдүс Гыйматдинов /Смәел/. Югары үлчәүдә.1.Ранил Габнасыйров /Норма/ 2.Рөстәм Сираҗиев /Чепья/ 3.Дмитрий Никифоров /Кече Лызи/. Инде менә сезоныбыз тәмамланып килә. Соңгы ярышыбызны, 12 майда мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге хуҗалык призларына Субашта уздырачакбыз. Барыгызны да шунда көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев