Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үз бозында кем калды?! (+фото)

23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, Чутай авылы бозында СХПК “Кызыл юл” призына хоккей ярышы үткәрелде. Уенга 4 команда килгән иде, жирәбә нәтиҗәсендә беренче уенда Чутай-Алан командалары көч сынашты.

7:4 исәбе белән Чутайлылар җиңде һәм финалга чыкты. Икенче уен Киров өлкәсеннән килгән кунак команда малмыжлылар һәм Нөнәгәр авылы уенчылары арасында булды. 3 период нәтиҗәсендә исәп тигез булды – 7:7. Һәр командадан 4әр уенчы булит чыккач, исәп 7:8 булды, Нөнәгәр командасы финалга чыкты. 3нче һәм 4нче урыннар өчен Алан һәм Малмыж командалары уйнады. 3:4 исәбе белән малмыжлылар җиңде һәм 3нче урын яулады. Финалда Чутай һәм Нөнәгәр командалары уйнады. 9:2 исәбе белән үз бозларында үзләре үк, Чутайлылар, җиңү яулады. Нәтиҗәдә, I урында – Чутай, II урында – Нөнәгәр, III урында – Малмыж, IV урында – Алан командалары булды. Уен дәвамында “Иң яхшы хөкемдар” – Рүзәл Сабирҗанов, “Иң яхшы һөҗүмче” – Фирзәр Сафиуллин (Чутай командасы), “Иң оста уенчы” – Ришат Нурисламов (Алан командасы), “Иң оста капкачы” – Фәнис Шәйхетдинов (Малмыж командасы), “Иң яшь уенчы” – Тимур Зайцев (Нөнәгәр командасы) һәм Әлфис Ризванов (Нөнәгәр командасы) дип табылды. “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Нургаян улы Хәйруллин командаларга һәм аеруча зур осталык күрсәткән уенчыларга Мактау кәгазьләре һәм акчалата буләк тапшырды, ә I урын яулаган Чутай командасына Кубок бирелде. Молодцы, егетләр! Алга таба да уңышлар сезгә!

Дилә Гарипова,

Чутай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей