Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зариповлар кабат җиңүчеләр рәтендә

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә каратэ кекусинкай буенча ярышлар узды.

Безнең район данын биредә бертуган Якуб, Салих һәм Хәйдәр Зариповлар (өлкән тренер Альберт Бәзәгетинов, тренер Рифат Зарипов) яклады һәм матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Үз үлчәү авырлыкларында “Ката” номинациясендә Якуб, Салих һәм Хәйдәр беренче урын яуладылар һәм медаль, Мактау таныклыгы, кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Хәйдәр 6 яшьтә генә булуына карамастан абыйларыннан калышмый. Якуб белән Салих нәни каратэчы өчен һәрчак үрнәк булып тора.

Без яшь спортчыларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ