Июль ахырында Кукмараның шахмат клубында Халыкара шахмат көненə багышланган ачык турнир үткән иде.
Әлеге ярышларда безнең районнан Әмир Абдрахманов, Әмирхан Хәйруллин һəм Раил Мәрданов катнашты. Алар матур уен күрсəтеп, уңышлы нəтижəлəргə ирештеләр. Укучы балалар арасында Әмир беренче , Әмирхан икенче урынны яулады.
– Кукмара балаларының республика күлəмендә гел алдынгы урыннар алуын исəпкə алсак, бу зур җиңү безнең өчен! Нəни шахматчыларыбызны зур уңышлары белəн ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез, – ди тренерлары Ландыш Гарифуллина.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев