Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Алкоголь дип башын югалткан шофер машинасыз кала

Суд залыннан

Исерек шоферлар темасын гел күтәреп торсак та, инде аларга карата штрафлар күләме югары булса да, кабат эләккән очракта машиналары дәүләт файдасына конфискацияләнсә дә, алкоголь кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны кимеми. Узган атна ахырында гына да өч исерек шофер эләкте, шуның берсе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, кабаттан алкоголь кулланган килеш руль артына утыручы, дип искәртеп узды район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин. 

Кабаттан эләгүче бер райондаш шоферның эше күптән түгел район судында каралды. Бу эш белән район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина таныштырып узды. — Узган елның октябрендә суд карары нигезендә А. машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Ел ярым машина белән идарә итәргә ярамый, дигән суд карары булса да, А. быелның 21 февралендә яңадан машинага утыра, кибеттән барып сыра ала, аны өенә кайтканда эчә һәм юлда ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп, алардан качарга уйлый. Ләкин аны барыбер тоткарлыйлар һәм чит ил маркалы автомашинасын эвакуатор белән штрафстоянкага җибәрәләр. Машина А. ның тормыш иптәше исемендә була һәм аны автокредитка алган булалар. Ләкин, исерек килеш кабаттан эләккән шоферга бу юлы штраф кына салып калмыйлар, РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә ул идарә иткән машина дәүләт файдасына конфискацияләнә, үзенә 300 сәгатькә кадәр эш билгеләнә һәм машина йөртү хокукыннан 2 елга мәхрүм итәләр. 

Әлеге яшь гаилә бүгенге көндә машинасыз да кала, машина алганда рәсмиләштергән кредитын да түләп бетерергә мәҗбүр, ә нәрсә өчен? Чөнки гаилә башлыгы тырмага бер генә басып калмый, яңадан исерек килеш машинада җилдереп кайтырга уйлый. 

Хөрмәтле шоферлар, алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итү гаиләгезгә генә зыян салып калмыйча, башка кешенең сәламәтлегенә яки тормышына зыян китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев