Диңгез тубыктан гына булмый шул
Район җәмәгать суды карары буенча хәмер кулланган N. дәүләт файдасына 45 000 сум штраф түләргә тиеш һәм ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль йөртүче райондашыбыз ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан даими тоткарланып тора. Шуларның чираттагысы, 2000 елда туган, Казан шәһәрендә исәптә торса да, Балтач бистәсендә яшәүче һәм алкоголь кулланып машина йөртүче N. егетебез.
– Алкоголь кулланып рульгә утыручылар үзләрен дә, пассажирларны да, юлда йөрүче башка машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне дә куркыныч астына куюларын аңламыйлар. Республика һәм район юлларында булган юл-транспорт фаҗигаләре шуны күрсәтә, – ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин. Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыру – киләчәктә төрмәгә юллама алу дигән сүз. Алкогольле эчемлекләр кулланып машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылучылар бер ел эчендә кабат тәртип бозса, 200 мең - 300 мең сумга кадәр штраф түләргә яки 480 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп ителергә тиеш. Моңа альтернатива буларак 2 елга чаклы мәҗбүри эш яки 2-3 елга ирегеннән мәхрүм ителү, машинаны конфискацияләү кертелә. Исерек машина йөртүче аркасында үлүчеләр булса, 9 елга кадәр төрмә яный. Ә машина йөртү хокукын кабат алу өчен яңадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.
Менә бу кисәтүләрне безнең язманың герое укымаган, белмәгән бугай. Белгән булса, май аенда, нәкъ төн уртасында бистәнең Рамил Фазлыев урамы буенча исерек хәлдә машинасына утырып чапмас иде. Инспекторлар туктаткач, махсус приборга да өрүдән дә, хастаханәгә барудан да баш тарта – мин исерек, шулай дип беркетмәгә языгыз, ди. Беркетмәләр төзелә һәм эше суд каравына җибәрелә.
Район җәмәгать суды карары буенча хәмер кулланган N. дәүләт файдасына 45 000 сум штраф түләргә тиеш һәм ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев