Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Үз авылың булса да, бәйрәм көнне рульдә исерек килеш йөрергә ярамый

Суд карары үз көченә керде.

9 май — Бөек Җиңү көне, бу көнне бар халык бәйрәм итә, ветераннарны олылый, кунаклар сыйлый, кунак була. Районыбыз үзәгеннән читтә урнашкан

Чутайда да бәйрәм тантаналы төстә үтә. Һәм шушы бәйрәм көнендә, авылга ЮХИДИ хезмәткәрләре көн азагында килеп, урамда йөргән транспорт йөртүчеләрне тикшерерләр, дип кем уйлый.

Авылның хөрмәтле кешесе N. да шулай уйлаган күрәсең. Спиртлы эчемлекләр куллангач, үзенең җиңел машинасына утырып, йомышларын башкарырга кузгала. Авыл эчендә хәрәкәт иткәндә аны автоинспекторлар туктата, аракы исе килү сәбәпле, махсус приборга өрдерәләр. Бу кеше алкоголь кулланган, дигән нәтиҗә ясала. Шофер үзе дә гаебен инкарь итми, 100 грамм аракы эчкән идем, дип беркетмәгә кул куя.

Бу эшне җәмәгать суды караганда шофер ага үзенең гаебен таный, нинди дә булса акланырлык сәбәп юк, ди ул. Суд карары буенча ул бер ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штраф түләргә тиеш булды. Суд карары үз көченә керде.

Үз авылың булса да, бәйрәм көнне рульдә исерек килеш йөрергә ярамый, нәтиҗәсе тагын да аяныч булырга мөмкин.

Фото: http://files.sudrf.ru/161/user/Zdanie.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев