Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кишер кайда шәп үсә?

Кишер мул, төз һәм матур булсын, дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Кишерне, гадәттә, апрель азагында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга кирәк. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.

Тамыразыкны җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.
Урынын сайлаганда, помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган елда кишер яисә петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.
Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.
Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, тирәнлеккә утыртырга кирәк.
Төз, матур кишерләр үстерәсегез килсә, араларын 4-5 сантиметр калдырып сирәкләргә кирәк. Июль башында икенче тапкыр сирәкләп чыкканнан соң, түтәлләргә алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Бор кислотасы кушып җибәрсәгез дә була. Бер чиләк су 3-4 квадрат метр җиргә җитә. Тик алдан түтәлгә бернәрсә дә кушылмаган су сибеп чыгарга кирәк. 20 көн үткәч, моны тагын кабатларга мөмкин. Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр. Көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә.
Күпчелек бакчачылар кишернең әфлисун төслесен үстерергә ярата. Соңгы елларда аның сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре дә популярлашып бара.
Кишернең төрле төстә булуы нәрсәне аңлата соң?
Әфлисун төслесе каротинга, яки А провитаминына бай;
сары төсне кишергә лютеин пигменты бирә;
көрән, зәңгәр, кызыл, кара төсләр антоцианнар булуын күрсәтә;
чагу кызыл тамыразыкларда ликопин күп була;
чия кызыл кишер бетаинга бай.
Шуңа да төрле сорттагы һәм төстәге кишер үстерү — күңел өчен генә түгел, ә рационны баету да.

                                                                                                                                                                                                                           Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

                                                                                                                                                                https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kisher-kayda-sh-p-s-236186/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев