Бәйрәм табынына кетердәп торган камырлы гөбәдия пешерү ысулы
– Хәтерлим, кечкенә чакта гөбәдияне бары зур ашларда гына әзерли торган идек, ә хәзер аннан башка бернинди аш, мәҗлес тә, хәтта бездә бер ял да узмый. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да пешерәбез, тик мин күбрәк төче камырга пешергәннне яратам, кетердәп, авызда эреп тора, — дип Рамилә Закирова гөбәдия рецепты белән бүлеште.