Бәйрәм табынына кетердәп торган камырлы гөбәдия пешерү ысулы

– Хәтерлим, кечкенә чакта гөбәдияне бары зур ашларда гына әзерли торган идек, ә хәзер аннан башка бернинди аш, мәҗлес тә, хәтта бездә бер ял да узмый. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да пешерәбез, тик мин күбрәк төче камырга пешергәннне яратам, кетердәп, авызда эреп тора, — дип Рамилә Закирова гөбәдия рецепты белән бүлеште.
Бер гөбәдия өчен:
100 гр атланмай
1 йомырка
2 аш кашыгы кибет каймагы
50 гр шикәр комы
1/4 бал кашыгы тоз
ярты бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм 200-250 гр тирәсе он кирәк була.
Барын бергә кушып камыр басабыз.
Ә эчлек өчен:
1 чәшкә бүрттерелгән дөге
200 гр чистартылган йөзем
300 гр корт
3-4 а.к шикәр комы
50-60 гр атланмай
6 а.к. сыек май
2 данә пешкән күкәй кирәк булачак.
Эш барышы:
Камырны ике өлешкә бүләбез. Зур кисәген җәеп, табага куябыз. Шуңа башта корт, аннан шикәр комы сибеп, атланмайны кискәләп тезәбез. Бүрттерелгән дөге белән йөземне, тәменчә тоз, шикәр комын бергә кушып, өстенә салабыз. Шуңа угычтан йомырканы уып җибәрәбез һәм сыек май салабыз. Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөреп чыгабыз. Әзер гөбәдияне 180 градуслы кызу мичкә 35-40 минутка озатабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Чыганак: Ватаным Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 21:21Проголосуй за Родиона и приблизь его к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.5200
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.31001
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәме - әтәч тоту ярышы
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.16300
-
25 июнь 2022 - 09:00Көек юлындагы яңа фермада корбанга яхшы токымлы сарыклар, тәкәләр сатыла Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.52500
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.108100
-
29 июнь 2022 - 09:21Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бишенчесен көтә? "ВКонтакте" челтәрендәге «Подслушано/ Тат-шоубиз» төркемендә җырчы гаиләнең соңгы видеоларының берсеннән скриншот ясаганнар. «Фото нәрсә турында икәнен аңладыгызмы?» – дигән сорау да куйганнар.38100
-
29 июнь 2022 - 18:46Проголосуй за Алёну и приблизь ее к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.38103
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика