Мәгариф

Күз яшьләре аша елмаю: Романтиктагы соңгы кич

Чараның максаты — балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итү, аларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

«Җәйнең иң матур мизгелләре артта калып бара...

Районыбызның табигать кочагында урнашкан «Романтик» лагеренда дүртенче смена тәмамланды. Биредә 50 бала җәйге ялны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алды. Алар өчен кызыклы күңел ачу программалары да оештырылган иде. Программа барышында «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан интеллектуаль викториналар, хәрәкәтле командалы уеннар һәм иҗади остаханәләр үткәрелде. Чараның максаты — балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итү, аларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү иде.

Заманча, креатив якты төсләр белән бизәлгән бүлмәләр, спорт мәйданчыклары һәм иҗади атмосфера — барысы да яшүсмерләрнең йөрәгендә кабынган утны дөрләтте генә. Мондагы энергияне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый!

Смена ябылу көненең үзәгендә исә иң дулкынландыргыч мизгел — Әти-әниләр көне иде. Сәхнә балаларының шат көлүләреннән гөрләде. Алар әзерләгән җыр-биюләр, театраль өлеш бер сулышта узды. Бу — вожатыйлар һәм педагог-оештыручыларның зур хезмәт нәтиҗәсе.

Ләкин бәйрәмнең азагы һәрвакыт моңсу... Күз яшьләре аша елмаеп, балалар дусларын һәм яраткан вожатыйларын кочаклап сау буллашты. "Саубуллашу түгел, бу — киләсе очрашуга кадәр! Дүртенче смена китте, ләкин ул калдырган якты эз һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Рәхмәт сиңа, Романтик!» –  диделәр алар.

 

«Сменаның уңышлы узуы — барыгызның да уртак казанышы. Ата-аналар исеменнән лагерьның җитәкчесе Әлфия Такиевага, тәрбиячеләргә, вожатыйларга, тәмле ризыклар белән сыйлап торучы поварларга, балаларыбызның сәламәтлеген кайгыртып торучы шәфкать туташына, чисталык саклаучы апаларга, балаларыбызның куркынычсызлыгын саклаучы охран абыйларына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, балалар өчен менә дигән шартлар тудырдыгыз, Һәр баланың тормышын кызыклы һәм файдалы итәргә тырыштыгыз. Көндәлек авыр хезмәтегезне намус белән башкарганыгызга чиксез рәхмәтлебез, – дип ихлас рәхмәтен белдерде әти-әниләр.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Соңгы кич

Нет комментариев