Биналарның эче генә түгел, тышкы күренеше дә танымаслык булып үзгәрә
Район башлыгы Рамил Нотфуллин районның социаль объектларында булып, алардагы ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Игътибар үзәгендә — Балтач мәктәбе, заманча универсаль спорт залы, хастаханәнең азык-төлек блогы һәм 1 номерлы балалар бакчасы. Бу урыннарда төзүчеләр көне-төне диярлек эшлиләр, биналарның эче генә түгел, тышкы күренеше дә танымаслык булып үзгәрә.
Рамил Рәшитович эш сыйфатын шәхсән тикшерде һәм төзүчеләргә төп бурычларны искәртте: “Эшне вакытында һәм намус белән башкарырга кирәк. Объектны кулланылышка тапшыргач та, без сезнең белән берлектә тирә-юньне тәртипкә китерергә тиешбез”, — диде ул.
Әлегә барлык объектларда да эшләр план буенча, тоткарлыкларсыз бара. Якын киләчәктә балтачыларны өр-яңа, уңайлы һәм матур биналар көтә!"
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев