Балтачтан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Көн темасы

Балтачтан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Егетләргә төзелеш материаллары, УАЗ машинасы, трансформатор һәм башка кирәкле җиһазлар җибәрелде.

Районыбыз халкы, предприятие-оешмалар ярдәме белән тупланган чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Озату вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты һәм ярдәмне алырга кайткан егетләргә хәерле, имин юллар теләп, җиңү белән кайтуларын теләде.

Бу юлы егетләргә төзелеш материаллары, УАЗ машинасы, трансформатор һәм башка кирәкле җиһазлар җибәрелде. 

Безнең район халкының бердәмлеге, ярдәм итүгә омтылышы илебезнең иминлеге өчен зур көч булып тора. Безнең бурыч — һәрвакыт ярдәмгә әзер тору, үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеген кайгырту һәм киләчәктә дә бердәмлек белән алга бару. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


гуманитар ярдәм

Нет комментариев