Эш көне спорттан башланды: район оешмаларында зарядка дәвам итә
Спорт

Эш көне спорттан башланды: район оешмаларында зарядка дәвам итә

„Хыял“ яшьләр үзәге белгечләре уңай энергия өләшә!

Иртәнге сәгатьләрдә алар оешма-предприятиеләргә барып, эш көне башланганчы хезмәткәрләр белән саф һавада зарядка ясыйлар.

Бүген, 18 август иртәсендә, бу матур гадәтне Балтач үзәк хастаханәсе коллективы дәвам итте. Ак халатлы геройларыбыз — табиблар, шәфкать туташлары һәм барлык персонал — саф һавага чыгып, күңелле музыка астында буыннарын яздылар һәм көне буена җитәрлек тонус алдылар.

Эш графигы никадәр генә тыгыз булмасын, иртәнге ун-унбиш минут вакытны физик активлыкка багышлау — ул стрессны киметергә һәм эш көне дәвамында продуктив булырга ярдәм итә.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев