Кышка кыяр салаты
Аш-су бүлмәсе

Кышка кыяр салаты

Кыярны теләгән формада вак итеп турыйсы

2 кг кыяр өчен, үзегез ничек турыйсыз (боҗралап та озынча да ярый) 
Рассол
🌿1 литр суга
🌿100 гр шикәр комы
🌿1,5 аш калагы тоз
🌿100 гр көнбагыш 🌻мае
🌿250 гр кухмастер томат пастасы
🌿1 чәй калагы 70 процентлы уксус кислотасы

🔗✅Кайнатабыз 5 минут 
🌿Туралган 2 кг кыярны салабыз
🌿6,7 тырнак сарымсак үткәрәбез
🌿ярты чәй калагы ның яртысы төелгән кара борыч
🌿мин салдым горчица белән әзрәк прованские травы(салу мәҗбүри түгел)
3,4 минут кайнатып алабыз да стерильный банкага салып ябып куябыз
Одеялга төрмибез, тастымал белән генә каплап кую да җитә

«Уксус кислотасын кыяр салыр алдыннан салдым рассолга», – ди аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев