Көн кадагында — көзге чәчү кампаниясенә әзерлек
“Район башлыгы Рамил Нотфуллин „Активист“ хуҗалыгы базасында узган эшлекле киңәшмәдә авыл хуҗалыгы белгечләре белән киләсе ел уңышына нигез салу мәсьәләләрен тикшерде.
Көн кадагында — көзге чәчү кампаниясенә әзерлек.
Киңәшмә барышында төп игътибар түбәндәгеләргә юнәлтелде:
Чәчүлек орлык: Югары репродукцияле, элиталы сортларны туплау һәм аларның лаборатория анализы нәтиҗәләрен карау.
Ашлама запасы: Район башлыгы туфракның уңдырышлыгын арттыру өчен минераль ашламаларны бүгеннән үк кайгырту һәм аларны саклау шартларын тикшерү кирәклегенә басым ясады.
Тәҗрибә уртаклашу: Урып-җыю кампаниясен югары күрсәткечләр белән тәмамлаган алдынгы хуҗалыкларның баш агрономнары үзләренең серләре белән уртаклашты. „КазанАгрохимсервис“ җәмгыятенең күчмә лабораториясе белгечләре катнашында кукуруз культурасының силоска салу вакыты билгеләнде.
Шул ук вакытта „Активист„ хуҗалыгы игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алуны уңышлы төгәлләп киләләр. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, югалтуларга юл куймыйча эшләгән механизаторлар һәм йөк ташучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: сыйфатлы орлык һәм җитәрлек күләмдә ашлама — ул киләсе ел уңышының иминият фонды. Бу мөһим мәсьәләләргә барлык хуҗалыкларда да контрольне көчәйтергә кирәк“, — диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев