Шушы көннәрдә әлеге иҗади, матур пар тагын бер тапкыр әти-әни булу бәхетенә иреште
Алия белән сабыйның хәлләре әйбәт. Аларны инде бәби тудыру йортыннан өйгә алып кайтканнар. Хәзрәт, якыннарын чакырып, исем кушу мәҗлесе дә уздырганнар дип яза интертат.
“Кичә улыбызга исем куштык. Алим улыбызга да исемне Рамил хәзрәт кушкан иде. Икенче улыбызның исеме — Төхвәтуллин Райан Ришатович”, — дип уртаклаша бу хакта Алия үзенең сәхифәсендә.
“Исеме җисеменә туры килеп, көчле, кыю, батыр егет булып үссен”, “Бик матур исем, бәхетле бала булсын”, “Бәхетле, сау-сәламәт булсын”, — дип, иҗатташ дуслары һәм тамашачылары җырчыларга иң матур теләкләрен юллаган.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев