Сырга үзегез яраткан тәмләткечләр дә өстәргә була
Сырны ясау өчен сөт, каймак, йомырка һәм тоз гына кирәк булачак!
1литр сөтне кайнатырга куябыз, шул арада ярты литр кибет сметанын (15-20%) 2 йомырка сытып, тәменчә тоз өстәп болгатабыз. Шулай ук, үзегез яраткан тәмләткечләр дә өстәргә була. Сөт күпереп менә башлауга, каймаклы массаны шуңа агызабыз һәм кайнап чыккач, сүрән генә утта тагын 7-8 мин тотабыз. Болгаткалап торабыз.
Эремчекләнгән массаны ике кат марля һәм дуршлаг аша сыгабыз. Шуннан соң, марлядагы массаны кысып, йомрырак итеп формалаштырып, тыгызлап шул марля белән төрәбез һәм өстенә пресс куябыз (авыр әйбер).
3-4 сәгатьтән әзер була.
Рафилә Шәмсетдинова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев