Татарстанда янә тотрыксыз һава торышы урнаша
Шимбә, 22 августта, һава +21...+26 градуска кадәр җылыначак.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы +11...+16 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе, 23 августта, янә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Термометрның терекөмеш баганасы +22...+27 градусны күрсәтәчәк. Төнлә явым-төшем фаразланмый, әмма шактый суыта: температура +8...+13 чикләрендә тирбәләчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, 24 һәм 25 августта Татарстан халкын янә кыска вакытлы яңгырлар көтә. Көндезге сәгатьләрдә һава +21...+27 градуска кадәр җылыначак дип яза ВТ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев