Иртән урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин
21 августта Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез республиканың аерым районнарында кыска вакытлы явым-төшем фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртән урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җил көньякка алышыначак һәм секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда аның тизлеге 14 метрга җитәргә мөмкин.
Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, ә төнлә кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитүе ихтимал дип яза Татар-информ.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев