Август киңәшмәсе пленар утырыш белән дәвам итте, анда узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм яңа бурычлар билгеләнде
“Балтач мәдәният үзәге бүген чын мәгънәсендә иҗат, осталык һәм белем учагына әверелде. Биредә районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.
Традиция буенча, фойеда оештырылган күргәзмә — һәркемнең игътибар үзәгендә.
Күргәзмәдә, фәнни-тикшеренү проектлары, сәнгать һәм спорт өлкәсендәге уңышлар;
Ачык дәресләрнең методик эшләнмәләре, инновацион технологияләр һәм төрле бәйгеләрдә яуланган грантлар;
Туган төбәкне өйрәнү материаллары һәм гореф-гадәтләрне саклау юнәлешләре ачык чагылды.
Күргәзмәне мәртәбәле кунаклар да югары бәяләде. Hайон башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни—техник сәясәт бүлеге мөдире Җәлил Нургали улы Мотыгуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов экспозицияләрне зур кызыксыну белән карап чыктылар, педагоглар белән әңгәмә кордылар.
— Сезнең һәрбер эшегездә — балаларга карата ярату, һөнәри осталык һәм киләчәк буын өчен җаваплылык тою ярылып ята. Бу — безнең уртак горурлыгыбыз, — диде кунаклар.
Август киңәшмәсе пленар утырыш белән дәвам итте, анда узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм яңа бурычлар билгеләнде
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев