Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кетердәп торган камырлы гөбәдия пешерү ЫСУЛЫ

Чәйләрегез тәмле булсын!

– Хәтерлим, кечкенә чакта гөбәдияне бары зур ашларда гына әзерли торган идек, ә хәзер аннан башка бернинди аш, мәҗлес тә, хәтта бездә бер ял да узмый. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да пешерәбез, тик мин күбрәк төче камырга пешергәннне яратам, кетердәп, авызда эреп тора, — дип Рамилә Закирова гөбәдия рецепты белән бүлеште.

Бер гөбәдия өчен:

100 гр атланмай
1 йомырка
2 аш кашыгы кибет каймагы
50 гр шикәр комы
1/4 бал кашыгы тоз
ярты бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм 200-250 гр тирәсе он кирәк була.
Барын бергә кушып камыр басабыз.

Ә эчлек өчен:

1 чәшкә бүрттерелгән дөге
200 гр чистартылган йөзем
300 гр корт
3-4 а.к шикәр комы
50-60 гр атланмай
6 а.к. сыек май
2 данә пешкән күкәй кирәк булачак.

Эш барышы:

Камырны ике өлешкә бүләбез. Зур кисәген җәеп, табага куябыз. Шуңа башта корт, аннан шикәр комы сибеп, атланмайны кискәләп тезәбез. Бүрттерелгән дөге белән йөземне, тәменчә тоз, шикәр комын бергә кушып, өстенә салабыз. Шуңа угычтан йомырканы уып җибәрәбез һәм сыек май салабыз. Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөреп чыгабыз. Әзер гөбәдияне 180 градуслы кызу мичкә 35-40 минутка озатабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә гөбәдия