Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРның 100 еллыгы

Районның “Мактаулы гражданины”

Районыбызның икътисадын үстерүдә, аны ил, республика күләмендә танытуда зур өлеш керткән якташларыбызны, хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән 2011 елда районның “Мактаулы гражданины” исеме булдырыла. Үткән еллар эчендә аңа 28 райондашыбыз лаек булса, быел районыбызның 90 еллык юбилее көннәрендә бу сафларга алты кеше өстәлде. Хәзер сезне әлеге мәртәбәле исемгә лаек булучылар белән таныштырабыз.

Әхмәтханов Фәрит Заһир улы – 1955 елның 13 июнендә Нөнәгәр авылында туган. “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”. П.А.Столыпин исемендәге премия, ТР Дәүләт премиясе лауреаты. “Почет” ордены һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре иясе. Районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән сәләтле җитәкчеләребезнең берсе. Күп яңалыклар инициаторы, хуҗалыклардагы инициативаларны хуплап, һәр уңай яңалыкны район хуҗалыкларына таратуда күп еллар нәтиҗәле хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев