Әлеге сокны ясау өчен бер чөгендер, ике кишер һәм бер алма кирәк. Юып, чистартып барысын бергә сок сыккычка салып, сок ясарга кирәк.
Аның мондый авырулардан файдасы бар:
– яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый;
– бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, ашказаны җәрәхәте авыруларын кисәтә;
– үпкәләрне ныгыта, йөрәк пристубы һәм югары кан басымыннан саклый;
– иммун системасын ныгыта;
– күз авыруларын кисәтә, күз кибү, кызару, арпа чыгуны булдырмый;
– мускуллар авыртканда, авыр физик хезмәттән соң файдалы;
– токсиннарны чыгара, эчне йомшарта. Шуңа нисбәттә тирене матурайта, сафландыра;
– авыздагы начар исне бетер;
– менсруация вакытындагы эч авыртуын булдырмый;
– “Сенная лихорадка” авыруы симптомнарын җиңә;
– ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдалы.
Әлеге сокның зыяны юк. Ике атна рәттән эчсәгез, халәтегез ничек яхшыруын үзегез үк сизәрсез. Сокны соксыккычтан алу белән үк эчәргә кирәк.
Фото: pixabay.com/ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев