Арбор авылында яшәүче Камил Ягудинның һава торышын әйтә торган балыклары бар
Кайда кысла күрәзәчелек белән шөгыльләнә. Кайда ташбака. Арбор авылында яшәүче Камил Ягудинның һава торышын әйтә торган балыклары бар. Ул май аенда елгадан өч балык тотып ишек алдындагы банкага җибәргән, алар җәй буе шунда яшәгәннәр.
– Радио һәм телевизордан һава торышын әйтүчеләр ялгыша, ә минем балыклар – юк. Яңгыр явамы-юкмы икәнлеген ялгышмыйча хәбәр итәләр. Басымның күтәрелүенә яки төшүенә карап балык суның йә өстендә, йә астында була. Балыклар өстә йөрсә – яңгыр ява. Җәй буе бер генә дә ялгышмадылар.
Зөлфия Хәлиуллина
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев