Бу кәтлитләрне пешерер өчен 500 г бавыр, 2 йомырка, 2 суган, бераз сөт, 150 г он, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк.
Бавырны элпәсеннән чистартып, ярты сәгать салкын суда тотарга. Аннары иттарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибәргә. 2 йомырка сытарга, сөт һәм он кушарга. Теләгән кеше төелгән сарымсак та өсти ала. Коймак камыры куелыгында масса барлыкка килә. Майлы табага кашык белән салып, коймак сыман кыздырырга.
Суганны вак итеп турап, кишерне уып майлы табада кыздырырга. Азрак майонез кушып болгатырга. Бавыр коймаклары өстенә бу катнашманы тигез итеп сыларга.
Тәмле булсын!
http://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/bavyr-ktlite-pesherbez
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев