Аш-су бүлмәсе: кивилы торт
Төрлесе

Аш-су бүлмәсе: кивилы торт

Тәмле һәм тиз генә ясый торган тортлар әзерләүне дәвам итәбез.

Торт өчен 500 грамм сметан, 300 грамм балык печеньесы, чама белән песок, 2-3 банан һәм киви кирәк булачак.

Печеньены сметан һәм песок салып болгатабыз, шуңа банан турап салабыз, яхшылап болгатабыз. Әзер массаны зур тәлинкәгә үзегезгә ошаган формада урнаштырасыз. Өстен туралган киви белән бизисез.

Тәмле булсын!

Фото: автор


рецепт аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев