Авыр вакытларда ярдәм
Төрлесе

Авыр вакытларда ярдәм

9 июль көнне гаять тә зур бәла-каза кичердек.

9 июль көнне гаять тә зур бәла-каза кичердек – Комзавод авылында яшен сугып, йорт-җирләребез, каралты-кураларыбыз янып бетте. Шушы авыр вакытларда ярдәм кулы сузган туганнарыма, авылдашларга, Комзавод авылы мәчете имамы Рифат Миңмуллинга, дусларга, үзәк хастаханәнең терапия бүлеге коллективына, электр челтәре хезмәткәрләренә, ярдәм иткән һәрбер кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук техника юнәтергә булышкан район хакимиятенә һәм район башкарма комитетына, «Кызыл юл» хуҗалыгына, Нөнәгәр авыл җирлегенә рәхмәт. Бер белмәгән кешеләрнең дә ярдәмен күрдек, Аллаһның рәхмәте яусын аларга да. Берегезгә дә мондый борчулар килмәсен, исән-сау булыгыз, безгә эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Гөлназ Исмәгыйлева,

Балтач бистәсе.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


зур бәла-каза

Нет комментариев