Аяклар тирләсә
Төрлесе

Аяклар тирләсә

Аяклар тирләүгә каршы бик гади ысулны беләсезме?

Моның өчен һәр көнне кич белән аякларны 10-15 минутка шалфей төнәтмәсе һәм аш тозы (ярты табак җылы суга бер уч тоз) кушылган суга тыгып утырыгыз.

Бу аяк тиресен чистартып кына калмаячак, ә аны тынычландырырга һәм дезинфекцияләргә дә ярдәм итәчәк.

Тән тиресенә экология генә түгел, ә әче ризыкларны артык күп ашау, җитәрлек дәрәҗәдә сыеклык кулланмау (көн давамында тиешле норма 1,5-2 литр), каты су белән юыну, селтеле сабын һәм, әлбәттә, тәмәке тарту белән аракы эчү дә йогынты ясарга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр аяклар тирләсә

Нет комментариев