Балтач агро сәнәгать көллиятендә кабат конкурс (фото)
Төрлесе

Балтач агро сәнәгать көллиятендә кабат конкурс (фото)

Афәрин, сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!

Агро сәнәгать көллиятендә «Хыял» яшьләр үзәге «Мастер Шеф» конкурсы уздырган.

23 нче төркем студентлары пешерү осталыклары белән көч сынашкан. Экспертлар әзерләүне игътибар белән күзәтә, һәм ризыкның тәмен генә түгел, ә ничек итеп өстәлгә тәкъдим итүен дә бәяләгән. Жюри конкурсның техник ягын гына, идеяләрнең оригинальлеген дә, сезонлы продуктларны куллануны да истә тотып урыннар билгеләгән.

I урында: Асадуллин Рамазан
II урын: Галиева Рузия
III урын: Овчинникова Валерия

Җиңүчеләр призлы урыннар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән.
Афәрин, сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


конкурс

Нет комментариев