Балтач «Агрохимсервис»ы республикабызда тагы данланды
Төрлесе

Балтач «Агрохимсервис»ы республикабызда тагы данланды

Районыбыз бюджетына саллы салымны вакытында түлиләр алар.

Районыбызныӊ «Агрохимсервис» оешмасы дистә еллар буе республикабызда алдынгылар сафында. Һәр елны бу тармак буенча җиӊүче буларак билгеләнеп уза аныӊ тырыш хезмәтчәннәре. Районыбыз бюджетына саллы салымны вакытында түлиләр алар. 2019 ел нәтиҗәләре дә оешма өчен гаять уӊышлы булды, ике юнәлеш буенча «Агрохимсервис» оешмасы республикабызда җиӊүче буларак танылды, ә аныӊ тәҗрибәле җитәкчесе Наил Гыйләҗев Мактау хаты белән бүләкләнде. Агымдагы елда да шулай матур эшләргә һәм зур уӊышларга ирешергә насыйп булсын

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


химия

Нет комментариев