Балтачны чүп баса яки кемгә печән кирәк?
Төрлесе

Балтачны чүп баса яки кемгә печән кирәк?

Бистәнең Ленин урамында 156 йортта яшәүчеләр бушка печән сата.

“Балтач бистәсенең 156 йорт каршында үскән печән (төгәлрәге чүп үләннәре) кемгә кирәк икән, сатып түгел, бушка бирәбез. Подъездан чыгуга адәм биеклеге печән. Бу хакта шәһәр җирле үзидарәсенә хәбәр итүебезгә карамастан, әлеге мәсьәлә уңай якка хәл ителмәде”, дип шалтыраталар биредә яшәүчеләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


чисталык

Нет комментариев