Балтачның 10 егете армиягә китте
Төрлесе

Балтачның 10 егете армиягә китте

Бүген көзге чакырылышның беренче озатуы булды.

Район хәрби комиссариатында бүген 10 егетне Кызыл армия сафларына озаттылар. Аларны иң элек район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев кабул итеп, изге теләкләрен ирештерде.
Егетләрне озатырга әти-әниләре,якыннары, дуслары, йөргән кызлары килгән иде. Аерылышулар бик авыр, әмма егетләр сер бирмәде.
Исән-сау йөреп, тизрәк туган якларга кайту насыйп булсын сезгә, балакайлар. Әниләргә исә зур сабырлык телибез, балалар яхшы кешеләргә юлыгып, алардан бары яхшы хәбәрләр генә килеп торсын.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев