Балтачта автобус тукталышлары ремонтлана
Төрлесе

Балтачта автобус тукталышлары ремонтлана

Күпләрне Норма-Салавыч арасында, асфальт заводы астында урнашкан автобус павильоны булмавы борчый.

Юлларда урнашкан автобус тукталыш павильоннары бүгенге көндә Балтач юл-төзү һәм ремонтлау участогы егетләре көче белән ремонтлана. Автобус маршрутында яӊа куелган  павильоннар кышкы салкыннарга түзделәр бугай. Шулай ук кайбер яшь җилкәнчекләр суккалап карасалар да, бирешмәгәннәр.  Күпләрне  Норма-Салавыч арасында, асфальт заводы астында урнашкан автобус павильоны булмавы борчый. Балтач МДСУ-1 җитәкчесе урынбасары Әүхәтшин Дефак әйтүенчә, хәзергә  монда  павильон куелмаган, чөнки үтеп-китеп йөрүчеләр бу тукталышны чүп җыю урынына файдалана башлаганнар. Әгәр дә киләчәктә ышандырган яӊа автобус маршруты шушы юлдан йөри торган булса, мондагы тукталышка  павильон куелачак, диде ул.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев