Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары хөрмәтенә илебез күләмендә "Ветеранны ветеранча кайгырту" дип исемләнгән акция стар алды. Шул уңайдан районыбыз җирлегендә авыр хәлле тормышта яшәүче, мохтаҗ, 10 сугыш чорының ятим баласына, ягъни ветераннарга солдат хатлары кебек өчпочмаклы хатлар һәм азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар тапшырылды....
Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары хөрмәтенә илебез күләмендә "Ветеранны ветеранча кайгырту" дип исемләнгән акция стар алды. Шул уңайдан районыбыз җирлегендә авыр хәлле тормышта яшәүче, мохтаҗ, 10 сугыш чорының ятим баласына, ягъни ветераннарга солдат хатлары кебек өчпочмаклы хатлар һәм азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар тапшырылды.
Районның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина Югары Ушма авылында гомер итүче, әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Лидия Васильевна Миронова өендә булып, тормыш-көнкүреше белән танышып, хәлләрен белештеләр. Әтисенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерделәр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев