Башкортстанда - 4 көн ял, ә Татарстанда?
Төрлесе

Башкортстанда - 4 көн ял, ә Татарстанда?

20 июльдә Корбан бәйрәме булачак. Бу – ял көне.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмәдә киләсе атнада республикада Корбан бәйрәме узачагын искәртеп, дүрт ял көн булачагын хәбәр иткән.

20 июльдә Корбан бәйрәме булачак. Бу – ял көне. Без республикадагы хәлләрне анализладык һәм кешеләргә 4 көн ял итәргә мөмкинлек бирергә телибез – 17, 18, 19, 20 июльдә. Шуңа күрә без оешмаларга хезмәт хакын саклап калган ял көннәрен кертергә тәкъдим итәбез. Бу инфекция таралуын туктатып торырга ярдәм итәчәк, – дигән ул.

Татарстанда исә, иркенләп ял итү көтелми. Республика халкына 19 июльдә эшкә чыгып алырга туры киләчәк.

Тулырак: Идел


яллар Корбан гаете

Нет комментариев