Бистәдәге ул өйләр кайчандыр гөлбакча иде...
Төрлесе

Бистәдәге ул өйләр кайчандыр гөлбакча иде...

Яңа урамнарда йөргәнгә караганда, биредә үзгә бер рәхәт, бистәнең үткәндә еллары күз алдына килә...

Беркөн иске бистәнең (алай дигәнгә аптырамагыз, Балтач үсә, яңа урамнар арта, бистә искегә һәм яңага аерыла бара) эчкәре урамнары буйлап йөреп кайтырга туры килде. Яңа урамнарда йөргәнгә караганда, биредә үзгә бер рәхәт, бистәнең үткәндә еллары күз алдына килә... Тик шул ук вакытта кайбер өйләргә карыйсың да, хәйраннар каласың. Кайчандыр аларда мөхтәрәм кешеләр яшәде һәм алар йорт-җирләрен гөлчәчәктәй тотты, бакчалары гөлбакчадай иде. Хәзер ул өйләрдә нур калмаган, таушалган, бакчадагы агачлары корып, сынып беткән, капкалары җимерек. Кайберләрендә бөтенләй дә кеше тормаганга ошаган, ә кайберсендә игелексез, мөхтәрәм ата-анасы рухына тап төшерүче бәндәләр яши.

Тормыш шулай яратылгандыр инде ул – бер рәхәтнең бер михнәте, бер михнәтнең бер рәхәте була дигәндәй...

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


иске бистә

Нет комментариев