Блогер Татар Малай милли аш-су турында рус телендә тамаша оештырырга җыена
Төрлесе

Блогер Татар Малай милли аш-су турында рус телендә тамаша оештырырга җыена

Ринат Галиәхмәтов сүзләренчә, рус телендәге проект милли татар ашларын популярлаштыра ала.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) рус телендә милли аш-су тамашасы проектын башларга планлаштыра. Бу турыда «ВИП Media» проектын алып баручы Рәсим Хаҗиев хәбәр итте.

«Блогер Татар Малай татарлар турында русча сөйләргә җыена. Ул  шоу проектында татар халык ашларын әзерләячәк. Шулай итеп ул татар ашларын популяштырырга җыена, чөнки рус телендә танылу мөмкинлеге зуррак», — диде Рәсим Хаҗиев.

Тиздән «ВИП Media» проектының да рус телендә чыгачагы билгеле булды. «Татар телендәге каналны этәрү кыенрак, рус телендә төшерү җайлырак», — дип уртаклашты ул.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә татар ашлары

Нет комментариев